Массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Массакүләм юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Шаһитлар әйтүенчә, өч кеше җәрәхәтләнгән, аларның берсен «Ашыгыч ярдәм» табиблары алып киткән.

Юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә булган. Бу хакта "Татар-информ«га авария шаһитлары сөйләде.

Биектау районында Чыпчык һәм Коркачык авыллары арасында Daewoo Nexia «Лада Ларгус» автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» кырые белән Hyundai Solaris җиңел машинасына бәрелә.

Шаһитлар әйтүенчә, өч кеше җәрәхәтләнгән, аларның берсен «Ашыгыч ярдәм» табиблары алып киткән.

Татар-информ


Нет комментариев