Юл хәрәкәте иминлеге

Мотоциклчы трактор тагылмасына бәрелеп һәлак булган

Һәлакәт Актаныш-Пучы трассасының 5 нче чакрымында була

Кичә Татарстанның Актаныш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, Актаныш-Пучы трассасының 5 нче чакрымында 39 яшьлек Honda мотоциклы йөртүчесе, куркынычсыз тизлекне сайламыйча, «МТЗ-82» тракторы тагылмасына очып кергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчы урында ук үлгән.

Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев