Өч автомобиль катнашында юл һәлакәтендә бала имгәнгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч автомобиль катнашында юл һәлакәтендә бала имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше – ир-ат, хатын-кыз һәм бала зыян күргән

Азнакай районында Сәпәй авылы чатында өч автомобиль катнашында юл һәлакәте булган.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше – ир-ат, хатын-кыз һәм бала зыян күргән. Аларның өчесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.

 

Чыганак


Нет комментариев