Районда яңа ел авария белән башланды
Юл хәрәкәте иминлеге

Районда яңа ел авария белән башланды

Яңа елныӊ беренче көнендә үк Балтачта ике машина чәкеште. Авария нәтиҗәсендә шоферлар тән җәрәхәте алды, берсе кабыргалары сынып больницага эләкте.

3нче гыйнварь көнне юл хәләкәтләре күп булды, 6 авария очрагы теркәлде. Бәхеткә үлем- китем, авыр тән җәрәхәтләре алучылар юк. Юлда, бигрәк тә кышкы юлда ашыкмыйча, сакланып йөрегез дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре.
Фото: https://www.drive2.ru/l/288230376152145485/

250

Нет комментариев