Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Районыбызның 100 шоферы ЮХИДИнең “кара исемлегендә”

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта райондашларыбызга карата түбәндәге чаралар кулланылырга мөмкин:

- түләнмәгән штрафны икеләтелгән күләмдә түләү;
- 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну;
- 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш эшләү.

Бүгенге көндә законда каралган 70 көн эчендә штрафларын түләмәгән шундый 100 шоферга карата административ беркетмә төзелеп, судка җибәрелде. Шуларның 93енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 4 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде һәм 5 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды. Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ЮХИДИдән 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ЮХИДИ бүлегендәге терминалга килеп түләргә була.

Район юл хәрәкәте инспекциясе.
Фото: zr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250