Үлеменең сәбәпләре турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.
Казанның Авиатөзелеш районында, Беломорская белән Ашхабад урамнары чатында, йөртүче, аңын җуеп, машинасында юл читенә «очкан». «Ашыгыч ярдәм» табиблары, ир-атның үлүен раслаудан гайре, берничек тә ярдәм итә алмаган, дип яза Ватаным Татарстан.
Җирле телеграм-каналларда хәбәр ителгәнчә, йөртүче, аңын җуйгач, машинасы коймага килеп бәрелгән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары килгәндә, ир-ат инде үлгән булган. Үлеменең сәбәпләре турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк.
Нет комментариев