Файдалы да, кызыклы да, сынауларга бай булган чара укучыларда кызыксыну уятты
Смәел мәктәбенең яшь инспекторлары катнашында белем бирү йортында матур чара оештырдылар. Чара юл хәрәкәте яшь инспекторларының ничек барлыкка килүе, аларның эшчәнлеге турында сөйләшүдән башланып китте. Аннан соң укучылар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сынап карадылар, төрле пазллар җыйдылар һәм рәсемнәр ясадылар.
Нет комментариев