Тагын һәлакәт... КамАЗ автомобиле капланган
Юл хәрәкәте иминлеге

Тагын һәлакәт... КамАЗ автомобиле капланган

Чаллы шәһәрендә казу эшләре вакытында КамАЗ чокырга төшеп китеп, түбәсе белән җиргә яткан.

Вконтакте социаль челтәренә урнаштырылган әлеге фотолар Интернет кулланучыларны җәлеп итте. Авыр йөк машинасының мондый һәлаткә килүенә шаккатучылар бихисап. Күпләрне машина йөртүченең хәле кызыксындыра. Тик әлеге бу хакта бернинди мәгълүмат юк.
Автомобильне әлеге чокырда уңышлы гына өстерәп чыгара алганнар. Фото астында калдырылга хәбәрләргә караганда, бу һәлакәт йөк машинасының рамасы һәм кабинасына җитди зыян китергән булырга тиеш.


250

Нет комментариев