Татарстанда автомобиль агачка очып кергән, 6 кеше һәлак булган
Машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак була
Татарстанда автомобиль агачка очып кергән, 6 кеше һәлак булган
Әлеге юл-транспорт һәлакәте Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында булган. Chevrolet машинасы йөртүчесе зур тизлек белән идарә итә һәм агачка килеп бәрелә, автомобиль шунда ук яна башлый.
Нәтиҗәдә машина идарә итүчесе һәм биш пассажир һәлак була. Тагын бер пассажир авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана диелә чыганакта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев