Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән

Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган.

Бүген иртән Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина кюветка төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәм аларның кечкенә балалары зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Чыганак: ТИ


дтп Юл-транспорт һәлакәте

Нет комментариев