Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән

Бәрелешү аркасында машиналарның берсе юл читенә төшеп киткән һәм янган.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Татарстанда Казан-Оренбург трассасында ике кеше җитди авариянең корбаны булган. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

"Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чистай районында ике "Лада" машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юл читенә төште һәм янды", – дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Ике машина шоферы да юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күпсанлы имгәнүләр белән ике җиңел машинаның пассажиры хастаханәгә китерелде.

Фото: очевидцы

 


дтп

Нет комментариев