Татарстанда зарарлы матдәләр чыгаруны арттырган 33 автомобиль ачыкланган
Рейдлар вакытында белгечләр 1850 җиңел автомобиль, 107 йөк машинасы һәм 188 автобусны тикшергәннәр
Татарстанда «Чиста һава» операциясе башланганнан бирле белгечләр 2145 автомобильне тикшергән. 33 транспорт чарасында пычраткыч матдәләр чыгаруның рөхсәт ителә торган нормаларын арттыруны ачыклаганнар, бу тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан якынча 1,5% тәшкил итә.
Республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, операция 1 июньдә башланган һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерүләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә үткәрелә, ә 2024 елдан аларга Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча Төбәкара территориаль идарәсе дә кушылды.
Рейдлар вакытында белгечләр 1850 җиңел автомобиль, 107 йөк машинасы һәм 188 автобусны тикшергәннәр. Күпчелек хокук бозулар бензин двигательле машиналарда теркәлгән-26 шундый очрак ачыкланган. Тагын биш хокук бозуны дизель автомобильләрендә һәм икесен — газ-мотор ягулыгында транспортта тапканнар.
17 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның 16 муниципалитетында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, тикшерүләр уза.
Зарарлы матдәләр чыгаруның артуы ачыкланган автомобиль хуҗалары белән аңлату әңгәмәләре уздыралар һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзиләр.
«Чиста һава» операциясе «экологик иминлек»милли проекты кысаларында үткәрелә.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев