Аварияләрдән соң күпме кешенең язмышы үткәнгә һәм киләчәккә бүленә
Җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китте, алда безне яңа уку елы көтә. Аның белән бергә яңгырлы, караңгы көзгә дә керәбез. Шуңа да мәктәпкә балаларны әзерләгән вакытта, ул һәм кызларыбызның ничә яшьтә булуына карамастан, аларның киемнәренә, рюкзакларына, мәктәп сумкаларына яктылык кайтаргыч элементлар таксак иде.
— Агымдагы елның 7 айлык нәтиҗәләре буенча республика юлларында балалар катнашында 273 җитди юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән, аларда 291 бала төрле тән җәрәхәтләре алган, 11 баланың гомере өзелгән. 291 баланың 102се — пассажир, 103е — җәяүле, 44е — велосипедчы, 12се — шофер, ягъни нинди дә булса транспорт чарасы белән идарә итүче. Безнең район буенча әлеге вакыт аралыгында балигъ булмаган катнашында бер юл һәлакәте теркәлеп, анда бер бала тән җәрәхәте алды, — дип балалар травматизмы белән таныштырып узды район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Искәндәр Мөбарәкшин.
Тән җәрәхәте генә дип карасак та, бу аварияләрдән соң гомерлеккә ятып тора торган булып калган балалар да бар. Шуңа да язмадагы саннарга цифрлар дип кенә карамыйча, аларда күпме кеше язмышы ятканына төшенсәк иде.
Республикада быел булган берничә юл-транспорт һәлакәтенә тукталып үтәсем килә. 2 февраль көнне Мамадыш районы территориясендә җиңел машина йөк машинасы астына килеп керә, нәтиҗәдә ике айлык сабыйның гомере өзелә. 28 май көнне Түбән Кама районында булган һәлакәттә ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә 5 яшьлек бала һәлак була.
Икенче көнне Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз баланың гомере өзелә. Ул питбайк белән идарә итүче була. 4 июнь көнне Сарман районында ике автомобиль бәрелешү сәбәпле, 8 яшьлек баланың гомере өзелә. Мамадыш районында 18 июнь көнне килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелә, шуның берсе — бер яшьлек сабый. 24 июль көнне Яшел Үзән районында булган һәлакәт бөтен республиканы тетрәндерде. Яшүсмерләр утырган машина идарәне югалтып, килеп бәрелә һәм автомобильгә ут каба, алты кешенең гомере өзелә, шуның дүртесе балигъ булмаган балалар.
Бу аварияләрдән соң күпме кешенең язмышы үткәнгә һәм киләчәккә бүленә. Бәхетле үткән тормыш бер мәлдә караңгы киләчәккә әйләнә. Балаларын югалткан әти-әни гомерлек йөрәк ярасы белән яши башлый һәм моны инде берничек тә үзгәртеп булмый. Сакласак иде якыннарыбызны, саклансак иде юлларда. Тизлекне куып була, гомерне кире кайтарып булмый.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев