6нчы 12 июль көннәрендә районыбызда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тонировкалы машиналарга каршы көрәш барды.
Аның барышында шушы юнәлештәге кагыйдәләрне үтәмәгән шоферларга карата барлыгы 8 беркетмә төзелгән. Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов белдерүенчә, машина тәрәзәләрен караңгылайту алгы (лобовой) һәм алгы ян-як тәрәзәләрдә рөхсәт ителми, шулай ук алгы тәрәзәгә өстән ябыштырган “полоска”га да таләп бар, ул 14 смдан артмаска тиеш.
Фото: instagram.com
Нет комментариев