28 июнь көнне Балтачның Ленин урамында «Тоннель» операциясе үткәрелде.
Әлеге чара юл кагыйдәсен даими бозучыларны, юл кагыйдәсен бозучы җәяүлеләрне кисәтү максатыннан, ай саен ЮХИДИ һәм район полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

Операция барышында 64 транспорт чарасы тикшерелде, 9 кагыйдә бозучыга беркетмә төзелде: укып булмый торган хәлдәге номерлы машина белән йөрүче - 1, куркынычсызлык каешын такмаган - 3, иминият полисы булмаган - 1, ут яндырмыйча идарә итүче - 1, документлары үзе белән булмаган - 2, йөк ташу кагыйдәләрен бозган 2 шоферга.

Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен ЮХИДИ бүлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.

Балтач районы ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев