Исегезгә төшерәбез, «Тоннель» операция»се районыбызда ай саен уздырыла. Анда дәүләт автомобиль инспекциясенең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм участок вәкилләре катнаша.
27 апрель көнне районыбыз территориясендә «Тоннель» операциясе узды. Туктатылган автомобиль хуҗаларының һәм пассажирларның иң беренче чиратта иминлек каешы эләктерелүе игътибарга алынды. Транспорт документлары, йөртү таныклыгы, иминиятләштерү полисы каралды. Барлыгы 75 транспорт чарасы туктатылып, алар арасыннан 4 шоферга беркетмә төзелде. Өч шоферга иминлек каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзелсә, бер очракта район автомобиль инспекциясеннән рөхсәт алынмаган килеш транспорт чарасына үзгәреш кертелгән, ягъни, газ җиһазы куелган.
Нет комментариев