Төркиядә мәктәп автобусы агачка килеп бәрелгән, нәтиҗәдә 11 кешенең гомере өзелгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Төркиядә мәктәп автобусы агачка килеп бәрелгән, нәтиҗәдә 11 кешенең гомере өзелгән

Юл һәлакәтендә 44 кеше төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр алган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Төркиянең Эскишехир провинциясендә мәктәп автобусы катнашындагы юл һәлакәтендә 11 кешенең гомере өзелгән, дип яза «Известия».

Укучыларны Анкарадан Бурсага алып бара торган автобус трассада агачка бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тагын 44 кеше төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр алган. "Хөррият" агентлыгы хәбәр иткәнчә, укучылар, әти-әниләре озатуында Улудаг чаңгы курортына бара торган була. Автобус каршына берәр хайван чыккан булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Исән калган автобус йөртүче тоткарланган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп

Нет комментариев