Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Яктылыкны чагылдыручы элементлар такмаган өчен штраф каралган

Агымдагы елның биш аенда Татарстанда яктылыкны чагылдыручы элементлар куллану турындагы юл йөрү кагыйдәләрен бозган 10 җәяүле һәлак булган, 13е төрле тән җәрәхәтләре алган.

Быелның 2 июнендә Мәскәү - Уфа юлының 1137нче чакрымында «Киа» автомобилен идарә итүче 1990 елгы егет Россия юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозып, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламау сәбәпле, юлда басып торган 1975 елгы җәяүлене бәрдерә. Җәяүле исә юл йөрү кагыйдәләренең 4.1 пунктын боза: караңгы вакытта, киемендә яктылыкны чагылдыра торган элементлар булмаган килеш, зур юлга чыга. Нәтиҗәдә, ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тагын бер мәртәбә кисәтә: җәяүлеләр торак пункттан читтә караңгы вакытта яки күз күреме начар көнне юл аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга тиеш. Гомумән, җәяүле кешегә авыл-шәһәр урамнарында йөргәндә дә әлеге элементларны кулланырга тәкъдим ителә.

Автомобиль фарасының якын уты кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене караңгыда 50 метр ераклыктан абайларга мөмкин. Ләкин бу - һәлакәтне булдырмас өчен җитәрлек түгел.

Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булган очракта, әлеге ара 200 метрга кадәр арта. Мондый элементларны куллану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану хакындагы юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. 2017 елның 5 аенда кагыйдәләрне бозган 3 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250