Юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын киметү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешендә ЮХИДИ инспекторлары атна саен рейдлар оештыра.
Районда юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очраклары гел теркәлеп тора, бигрәк тә каршы як полосага чыгу, тизлек арттыру, исерек килеш руль артына утыру, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш йөрү... 25 ноябрь көнне оештырылган рейд нәтиҗәсендә 20 тәртип бозучы шоферга беркетмә төзелде. Шуларның 1се спитрлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүче, 1се правасыз килеш машина йөртүче, 10сы тизлек арттыручы, 2се транспорт чарасын иминиятләштермәгән килеш идарә итүче. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларны саклау һәрбер кешенең бурычы! Юлларда имин йөрү, кеше тормышын саклап калу иң беренче чиратта үзебездән тора, шуны онытмыйк!
Район ЮХИДИ бүлеге
Нет комментариев