Яӊа ел бәйрәмнәре арасында районыбызга күӊел өшеткеч авыр хәбәр килеп иреште.
Төп чыгышы Пыжмара авылыннан, хәзерге вакытта Төмән өлкәсендә торучы, Балтач бистәсендә мәхәббәт «Раиф» мәчетен салдырган Мөхәммәтҗанов Раиф гаиләсенә авыр кайгы ирешә: аныӊ улы Рим һәм килене Лилия утырган җиӊел машина юл-транспорт хәләкәтенә дучар була. Range Rover машинасы югары тизлектә бетон баганага бәрелә, ул сынып, машина өстенә төшә. Нәтиҗәдә, Рим һәм Лилия һәлак булалар. Лилия дә безнеӊ җирлекнеке, Норма авылында туган, Рим кунакка кайткач, танышып, яратышып гаилә коралар, 3 ир бала үстерәләр. Май айларында, ниһаять кызыбыз туачак, дип шатланып йөргәндә, менә шундый көтелмәгән фаҗига.
Мөхәммәтҗанов Раиф гаиләсенеӊ һәм якыннарыныӊ, туганнарыныӊ авыр кайгысын уртаклашабыз, аларныӊ һәркайсына сабырлык телибез.
Нет комментариев