Зебрадан ике баласы белән чыгучы ханымны таптаганнар
Юл хәрәкәте иминлеге

Зебрадан ике баласы белән чыгучы ханымны таптаганнар

17 сентябрьда Чаллыда чит ил машинасына утырган берәү, ике баласы белән зебрадан чыгучы хатын-кызга юл бирми.

Кичке сигезенче яртыда Раскольников урамының 36нчы мәхәлләдә 37 яшьлек хатын-кыз 10 яшьлек улы һәм 2 яшьтәге баласын күтәргән килеш юлдан чыгып бара. Машина йөртүче зебра булуына карамастан, хатын-кызга юл бирми һәм таптатып китә.

Нәтиҗәдә, хатын-кызны һәм олы малаен төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар. Кечкенә баласына ярдәм кирәкмәгәнлеге ачыклана.

Чыганак: ProGorodChelny

tatar-today.ru


дтп

Нет комментариев