Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

1 марттан Россиядә автомобильләрне теркәүнең яңа тәртибе гамәлгә керә

1 марттан утильләштерү җыемы түләмичә автомобильне теркәп булмаячак.

1 мартта Россиядә транспорт чараларын Дәүләт автомобиль инспекциясендә теркәүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә, дип яза Татар-информ.

Аерым алганда, машиналарны теркәү өчен ОСАГО полисы кирәк булмаячак. «Бу ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен процедураны җиңеләйтәчәк, ә транспорт хуҗалары өчен теркәүне тизләтәчәк», – дигән юрист.

Белгеч фикеренчә, бу үзгәрешләр иминиятләштерелмәгән автомобильләр санын арттырачак дигән куркулар – нигезсез. «Теләсә нинди хәрәкәт иминият полисы булуны таләп итә», – дип искәртә ул.

Моннан тыш, 1 марттан машина хуҗасы аны сатканнан соң ул автомобильнең теркәлүен шундук туктата алачак, бу машинаның яңа хуҗасы алган штрафлардан котылырга мөмкинлек бирә.

Әмма бу яңалык, сату-алу килешүе дәүләт хезмәтләре порталы аша төзелгән, яки аны нотариуста раслаган очракта, яисә хуҗалар алмашыну суд карары буенча булса гына гамәлдә булачак, дип төгәлләштерә адвокат.

Моннан тыш, 1 марттан утильләштерү җыемы түләмичә автомобильне теркәп булмаячак. Миронов фикеренчә, законны үтәүче автомобиль хуҗалары бюджетына бу үзгәрешләр «яки бөтенләй кагылмаячак яисә бик аз гына кагылачак».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев