Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

110 мең сум пенсия алу өчен нишләргә кирәк?

Россиядә 1 февральдән иминият пенсияләрен 9,5 процентка индексацияләделәр

Россиядә яшәүчеләр лаеклы дип санаган 110 мең сум пенсияне алу өчен 639 пенсия баллын җыярга ирәк, әмма мондый күрсәткечкә ирешү ихтималы аз. Бу хакта Мәскәү өлкә Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Пенсионерлар берлеге башлыгы Анатолий Никитин сөйләде.

«2024 елда сораштырылучылар 110 мең сум пенсияне лаеклы дип атады. Мондый иминият пенсиясен алу өчен барлык хезмәт юлы дәвамында 639 балл җыярга кирәк. Мондый күрсәткечкә ирешү ихтималы аз, чөнки, 230 мең сум хезмәт хакы алган очракта, бер ел стаж өчен иң күбе 10 балл алырга мөмкин», — дип ассызыклады эксперт.
Шулай итеп, 639 пенсия баллын җыю өчен, 64 ел дәвамында диярлек 230 мең сум хезмәт хакы алырга кирәк.

Никитин билгеләп үткәнчә, 2025 елда пенсияләр төбәктәге уртача хезмәт хакының 40 процентыннан ким булмаска һәм 38 мең сумны тәшкил итүче минималь дәрәҗәдән түбән булмаска тиеш. Индексация ел саен реаль инфляциягә туры килергә тиеш, дип өстәде ул.

Моннан тыш, Мәскәү өлкәсе Думасы депутаты барысы өчен дә бертөрле уртача яшәү минимумын билгеләргә чакырды. Хәзерге вакытта ул эшкә яраклы гражданнар өчен 19 329 сум, ә пенсионерлар өчен 15 250 сум. Бу гадел түгел, дип белдерде Никитин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия билгеләү