Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

1,5 яшькә кадәрге балага пособие: күләме һәм кемнәр хокуклы

Пособие­нең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә

Балалы гаиләләргә ярдәм чараларының берсе – 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие. 2026 елда Татарстанда әлеге түләүне кемнәр алу мөмкинлегенә ия булачак һәм пособие күләме ничә сум тәшкил итәчәк – бу хакта «Татар-информ»  яза.

Пособие алуга кемнәр хокуклы

Эшләмәүче гражданнар арасында әлеге түләүгә йөклелек чорында, декрет ялын­да яки бала карау отпускы вакытында эштән азат ителгән хатын-кызлар дәгъва итә ала. Шулай ук эшсезлек буенча түләүләр алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары күчермәгән затлар да пособие алу хокукына ия. Моннан тыш, әлеге ярдәм чарасы көндезге бүлектә укучы студентларга да кагыла.

Татарстанда эшләүче гражданнарга килгәндә, хезмәткәр яки индивидуаль эшмәкәр пособие алуны үз исеменә рәсмиләштерә яисә аны башка туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча отпускны теләсә кайсы мизгелдә өзеп, эшкә чыгарга яки укуны дәвам итәргә мөмкин – бу түләү сакланып калуга тәэсир итмәячәк.


2026 елда пособие күләме

2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие­нең минималь күләме 733,37 сумга артачак һәм 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү исә 14 025,7 сумга үсеп, 83 мең сумнан артып китәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пособие­нең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие