2300 сум өчен 50 тапкыр пычак белән чәнечкән...
Кеше һәм закон

2300 сум өчен 50 тапкыр пычак белән чәнечкән...

Саратов шәһәрендә 18 яшьлек егет кулга алынган. Ул яшь кызны үтерүдә гаепләнә.

Тикшерүләр буенча, егет кызны акча урлауда гаепләгән. Яшьләр бергәләп ял иткәндә егетнең 2300 сум акчасы югала. Дуслары егет үзе акчаны таратырга мөмкин булуын әйтсә дә, егет кызны гаепли.

Алар кечкенәдән бер үк күпкатлы йортта яшәгән, бергә укыганнар. Кыз акчаны кайтарудан баш тарткач, егет подъездда аңа 50 тапкыр пычак чәнчә. Кыз шунда ук җан бирә.

Егет үз гаебен таныган. Тикшерү дәвам итә, дип яза Кызыл таң.

Кызыл таң.


җинаять

Нет комментариев