8 меңнән артык казанлыга газоннарга машина куйган өчен җәза бирәчәкләр
Хокук бозуларны автомат рәвештә эшләүче «Дозор-МП» программа-аппарат комплекслары ярдәмендә ачыклыйлар
Агымдагы ел башыннан республика башкаласында газоннарда парковкалауның 8,4 мең очрагы теркәлгән. Һәр машина йөртүчегә карата материалларны административ комиссиягә җибәргәннәр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Хокук бозуларны автомат рәвештә эшләүче «Дозор-МП» программа-аппарат комплекслары ярдәмендә ачыклыйлар.
Машина кую өчен тыелган территорияләр булып теләсә нинди яшелләндерелгән урыннар, атап әйткәндә, машина йөрү өлешеннән югарырак урнашкан һәм бордюр белән аерылган газоннар һәм участоклар санала. Сурәтләрдә шулай ук куаклар, агачлар, үлән һәм башкалар күренергә тиеш.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев