Балта белән чапкан да качкан
Кеше һәм закон

Балта белән чапкан да качкан

25 июнь көнне Уфаның Черниковка бистәсендәге фатирларның берсендә 34 яшьлек хатын-кызның мәете табылган.

Бәхетсезнең муены һәм уң җилкәсе күпсанлы яралар белән капланган. Җинаять урыныннан тикшерүчеләр канлы пычак һәм балта табып алган.

Җинаять кылуда хатынның язылышмыйча яшәгән ире, җитештерү предприятиеләренең берсендә эшләүче 24 яшьлек кеше шикләнелә. Тик менә аны шунда ук тоткарлый алмаганнар, ир качкан, ләкин тиздән Учалы районында җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан тотылган.

Хәзерге вакытта ул тикшерүчеләргә тапшырылган, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: kp.ru

Автор: Резеда Галикәева
 


җинаять криминал

Нет комментариев