Балтач бистәсенеӊ беренче номерлы балалар бакчасы тәрәзәсен кем ваткан (+фоторепортаж)
Кеше һәм закон

Балтач бистәсенеӊ беренче номерлы балалар бакчасы тәрәзәсен кем ваткан (+фоторепортаж)

Дүшәмбе көнне әти-әниләр балаларын Балтач бистәсенеӊ беренче номерлы балалар бакчасына керткәндә тетрәндергеч картинага тап булдылар.

Ремонт эшләре бара торган беренче этаждагы 2 өр-яӊа пластик тәрәзәләр кемдер тарафыннан кирпеч белән ватылган. Бу вәхшилек турында ышанырга да, ышанмаска да белмәдек.
Урындагы чынбарлык дөреслеккә туры килә, тәрәзәләр ватык. Бер тәрәзәнеӊ пыяласы хаттә үтәли 2 каты да ватылган, бу бүлмә эчендә яткан кирпеч белән эшләнгәнгә охшаган. Бакча җитәкчелеге тарафыннан хәл эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителгән, хәзергә тикшерү эшләре бар. Ничек кенә булмасын, уйнапмы, шаярыпмы, әллә җитәкчелеккә үч итепме, балалар бакчасы милкенә кул күтәрергән бу вәхшинеӊ изге рамазан айларында эшләгән гөнаһлы эше җәзасыз калмас, дип уйлыйк.

250

Нет комментариев