Балтачта уртак малга ия табыла
Кеше һәм закон

Балтачта уртак малга ия табыла

Районда күмәк хуҗалыкларда уртак мал булып саналган төрле материаль кыйммәтләргә кул сузу дәвам итә.

Алдагы атнада «Дуслык» күмәк хуҗалыгы трактор паркыннан 2 гидроцилиндр юкка чыккан. Әгәр моӊа район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чик куймаса, бәясе 7 меӊ сумнан артык бу техника өчен кирәк булган запчасть кемнеӊдер шәхси тракторында куллану табар, шәт.

Ә менә «Арбор» күмәк хуҗалыгында 7 капчык солы үзенеӊ яӊа хуҗасын табарга өлгерми. Алып чыгып, юкка чыгарырга, дип әзерләп куйган ашлык кире күмәк хужалыкка кайтарыла. Тикшерү эшләре бара.

Күмәк хужалык басуларыннан печән урлау очраклары кабатланып тора. Угрылар, «хәлле» хуҗалык дипме, «Татарстан» басуындагы рулонлы печәнгә ия булалар. Башка хужалыкларда да мондый очраклар булып тора.
Фото: umvd56

250

Нет комментариев