Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Балтачлыларны алты көнлек эш атнасы көтә

Исегезгә төшерәбез, шимбә-28 декабрь эш көне булачак.

Иң күңеллесе шунда ки, аннан соң 11 көнлек Яңа ел каникуллары башланачак. Ә тагын 2025 елда Яңа ел бәйрәмнәреннән соң беренче эш атнасы кыскартылган, ягъни ике көнлек булачак. Пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда эшкә чыгарга туры киләчәк, дип яза Шәһри Казан. 

Киләсе елда 1-8 гыйнвар, 23 февраль, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 4 ноябрь эшләми торган бәйрәм көннәре була. Кайбер бәйрәм көннәре ял көннәренә туры килү сәбәпле, Министрлар Кабинеты эшләми торган көннәрне 2 һәм 8 майга, 13 июньгә, 3 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерүне раслады.

Яңа ел каникуллары 11 көн (29 декабрь – 8 гыйнвар), ә май бәйрәмнәре ике тапкыр дүртәр көн (1-4 май, 8-11 май) дәвам итә. Июньдә россиялеләр шулай ук дүрт көн рәттән (12-15 июнь) ял итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев