Спрей тамчылары анасы кулында булган баланың күзенә эләккән
Чаллыда бер хатын өч айлык бала йөзенә газ баллончигыннан сиптергән. Узган ял көннәрендә шәһәрнең 23 комплексы фатирларының берсенә хатын-кыз ир туганына кунакка килгән. Алар арасында низаг чыккан, дип яза Татар-информ.
Шул вакытта әлеге хатын-кыз газ баллончигы алып, ир туганы белән яшәүче хатынга сиптергән. Спрей тамчылары анасы кулында булган баланың күзенә эләккән. Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Ул анда дәвалау курсы уза.
Чыганак: Матбугат.ру
Нет комментариев