Бикле өйдән акча ничек юкка чыга
Кеше һәм закон

Бикле өйдән акча ничек юкка чыга

17 июнь көнне кичке якта район эчке эшләр бүлегенә районныӊ бер авылыннан, «өйдән 48500 сум акча юкка чыкты», дигэн хәбәр керә.

Полиция хезмәткәрләре бу вакыйга булган авылга юнәләләр. Тикшерү вакытында, әйтелгән суммадагы акчаны карак-угры түгел, ә бәлки якыннары гына алырга мөмкинлеге ачыклана. Һәм шулай булып чыга да. Гаиләнеӊ сөекле оныгы акчаныӊ кайда икәнлеген ачыклый һәм аны кулга төшерә. Һәр ике якныӊ да бәхетенә, акча туздырылмый кала һәм урынына кайтарыла.

250

Нет комментариев