Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чаллы прокуратурасы табиб белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклады

Бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарта алалар

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы прокуратурасы фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле бакчада урынсыз калган баланы яклап чыккан. Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы прокуратурасына бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Табиб-фтизиатрдан белешмәсе булмау сәбәпле, аның баласына 14нче «Зернышко» бакчасында урын бирүдән баш тартканнар.

Шуннан соң мәктәпкәчә учреждениедә тикшерү үткәрелгән һәм әлеге факт расланган.

erid: 2VtzqumtM4F

Прокуратура балалар бакчасы мөдиренә әлеге хилафлыкны бетерергә күрсәтмә биргән. Чөнки «Мәгариф турында»гы федераль закон нигезендә, бары тик буш урыннар булмаган очракта гына, белем бирү оешмасына  кабул итүдән баш тарта алалар.

 

Фото:pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы

erid: 2Vtzqwfh92B