Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чираттагы финанс пирамидасының эшчәнлеге туктатылды

Йөз миллион долларга мошенниклыкта шикләнәләр.

Татарстанда полиция хезмәткәрләре йөзләрчә миллион долларлык мошенниклыкта шикләнелгән  Sincere Systems Group компаниясенең төбәк челтәрләрен оештыручыларының эшчәнлеген туктатты. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте, дип яза Шәһри Казан.

Аферистлар кешеләрне компания биржада уңышлы сәүдә итә дип ышандырганнар һәм инвестицияләргә алмашка аена 30 процентка кадәр керем вәгъдә иткәннәр. Ризалашкан кешеләрнең акчалары биржаларда уйнаучы мошенникларның акча янчыкларына киткән. Аларның берсе Украина белән бәйле һәм әлеге илнең Кораллы Көчләрен финанслый.

Криминаль схеманың фаразланган ике оештыручысы хәзер сак астында. Утыз кеше кирәкле тикшерү гамәлләре уздыру өчен полиция бүлекчәләренә китерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев