Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Яшь ярымга кадәр бала караган вакыт иминият стажына керәме?

«Герой ана» исеменә лаек булган күпбалалы аналарга матди ярдәм чараларын арттыру да күздә тотыла.

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, яшь ярымга кадәр бала карау буенча отпускларның бөтен чорларын да иминият стажында исәпкә ала торган закон проекты әзерли. Бу хакта Татар-нформ яза.

«Иминият стажында яшь ярымга кадәр бала карау чорын исәпкә алу буенча чикләүләр бетерелә. Әгәр элек максималь алты елны, яки гомумән алганда дүрт бала карауны исәпләгән булсалар, хәзер бала карау ялының барлык чорлары исәпкә алыначак», – дип аңлатты министр.

Котяков сүзләренчә, бу яңалык киләчәктә күпбалалы гаиләләрнең пенсиясен арттыра. Шул ук вакытта бу инде пенсионер булган кешеләргә дә кагылачак. «Закон үз көченә кергәннән соң, күпбалалы ата-аналар иминият пенсиясен киредән исәпләү өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Болар белән беррәттән, «Герой ана» исеменә лаек булган күпбалалы аналарга матди ярдәм чараларын арттыру да күздә тотыла. Аларга Хезмәт Геройларыныкы кебек үк айлык түләүләр билгеләнәчәк. Хезмәт министрлыгы әзерләгән закон проекты иҗтимагый фикерләшүгә чыгарылды.

Хәзер Хезмәт Геройларына аена 31,9 мең сум түләү билгеләнгән. Ел саен 1 апрельдә социаль пенсия үсешенә пропорциональ рәвештә аңа индексация ясыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев