Казанда армиядә хезмәт итүдән качкан дүрт Россия гражданын тотканнар
23 июльдә ведомство хезмәткәрләре төзелешләр буенча рейд үткәргән
Казанда армиядә хезмәт итүдән баш тарткан дүрт Россия гражданын тотканнар.
«Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының 384 нче хәрби тикшерү бүлегендә хәбәр итүләренчә, 23 июльдә ведомство хезмәткәрләре төзелешләр буенча рейд үткәргән һәм 35 кешене тикшергән. Алар арасында РФ гражданлыгы алганда хәрби учетка басмаган дүрт хокук бозучыны ачыклаганнар. Аларны военкоматларга китерделәр.
«Күрсәтелгән чаралар киләчәктә дә дәвам итәчәк» – дип кисәттеләр ведомствода.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев