Казанның тагын берничә мәктәбендә шартлаткыч җайланмалар булу турында аноним хатлар килгән
Кеше һәм закон

Казанның тагын берничә мәктәбендә шартлаткыч җайланмалар булу турында аноним хатлар килгән

Аноним хатларны 7, 94 һәм 155нче гимназияләр, шулай ук 146нчы номерлы мәктәп алган.

Иртәдән Казанның берничә мәктәбенә бинада шартлаткыч җайланма булу турында янә аноним хатлар килгән.

Агентлыкка мәгълүм булганча, аноним хатларны 7, 94 һәм 155нче гимназияләр, шулай ук 146нчы номерлы мәктәп алган. 7нче гимназиядә барлык сыйныфларда дәресләр гамәлдән чыгарылды, ә 146нчы мәктәптә балаларны һәм персоналны эвакуацияләгәннәр.

Искәртеп узабыз, бер көн элек шундый ук хатларны башкаланың тагын берничә мәктәбе алган иде, дип таза ТИ.


шартлаткыч аноним хәбәр

Нет комментариев