12-23 ноябрь көннәрендә наркотикларга каршы көрәш буенча Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтачта “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясе үткәрелә.
Аның максаты - әлеге афәткә кешеләрнең битараф булмауларына ирешү, наркотиклар кулланучылар, аны сатучылар турында үз вакытында хәбәр ителеп, тиешле чара күрүгә йөз тоту.
Берәр мәгълүмат белгән очракта кизү тору бүлегенә 8(84368) 2-43-46, 020 телефон номерыбуенча шалтыратырга мөмкин.
Нет комментариев