Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Пенсия балларын сатып алып буламы?

Светлана Бессараб сүзләренчә, пенсия баллары сатып алу – шактый кыйммәт.

2025 елдан башлап, картлык буенча пенсия алу өчен гражданинның кимендә 15 еллык эш стажы һәм кимендә 30 пенсия баллы булырга тиеш. Быел пенсия баллары алу мөмкинлеге турында Россия Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде, дип яза Татар-информ.

«Пенсия балларын теләк буенча болай гына сатып алып булмый. Аларны пенсиягә чыгар алдыннан тиешле баллары җитеп бетмәгән эшләүче гражданин сатып алырга мөмкин. Бу индивидуаль: берәүләр өчен, мәсәлән, бер-ике балл җитмәгән очракта ИПК (индивидуаль пенсия коэффициенты) алу яхшырак, ә кайберәүләр өчен кирәкле күрсәткечләрне туплау өчен эшләүне дәвам итү яхшырак була», – дип сөйләде ул.

Светлана Бессараб сүзләренчә, пенсия баллары сатып алу – шактый кыйммәт.

«2025 елда минималь взнос – якынча 60 мең сум», – диде ул.

erid: 2VtzqumtM4F

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия

erid: 2Vtzqwfh92B