Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталыннан айлык түләүләргә 3,1 млрд сумнан артык акча күчерде

Түләү бала өч яшькә җиткәннән соң 12 айга билгеләнә

Программа эшли  башлаганнан бирле Татарстанда 43166 гаилә ана капиталыннан ай саен түләнә торган акчаны рәсмиләштергән. Әлеге ярдәм чарасы өч яшькә кадәрге һәр балага бирелә. Гаиләдә өч яшьтән кечерәк берничә бала булган очракта, аерым гариза  буенча түләү аларның һәркайсына  да билгеләнергә мөмкин.

 

Ай саен түләнә торган түләү күләме гаилә яшәгән төбәктә гариза биргән датага балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә туры килә. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр түләү алу  хокукына ия. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүченең һәм баланың (үз баласы яисә уллыкка алынган) Россия гражданнары булуы, ә гаиләнең уртача кереме региондагы җан башына яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмавы мөһим.

            

Түләү билгеләү өчен Россия Социаль фондына гариза бирергә кирәк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта - бала туганнан башлап, балага өч яшь тулганчыга кадәр тапшырырга ярый. Гаризаны ана капиталына сертификат бирү турындагы гариза белән бер үк вакытта да бирергә мөмкин.

           

Түләү  бала өч яшькә җиткәннән соң 12 айга билгеләнә. Гаилә  акча алуны озайтырга теләгән очракта, кабат гаризаны алдагы билгеләнештәге чорның соңгы аенда бирергә мөмкин. Пособие түләүне сорап бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, түләү бала  туган айдан башлап, гариза соңрак тапшырылса, мөрәҗәгать иткән айдан башлап билгеләнәчәк.

             

"Гариза канәгатьләндерелгән очракта акчалар Россия Социаль фондының территориаль органнары  тарафыннан гаризада күрсәтелгән кредит оешмасы аша күчерелә. Гариза буенча уңай карар кабул ителгән көннән соң,  акча банк счетына биш эш көне эчендә керә. Аннан соңгы түләүләр ай саен, пособие билгеләнгән айдан соң килгән айның бишенче числосында күчерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев