Прокурор сүзе
Прокуратура органнары Россия дәүләт механизмының әйдәүче чылбырларыннан берсе, иҗтимагый тормыш гаранты булып хезмәт итә.
Балтач район прокуратурасы хезмәткәрләре законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча катлаулы һәм җаваплы бурычларны тиешенчә үтәп баралар. 2024 елда без үзебезнең төп вазифаларыбызны — законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау, җәмгыятьтә гаделлекне тәэмин итү кебек мәсьәләләрне көндәлек эшебезнең максаты итеп куйдык. Безнең эшчәнлегебез ачыклык һәм объективлык принципларына нигезләнә. Җәмгыятьнең хокукый мәсьәләләрен чишү, гражданнарның дәүләт органнары белән мөнәсәбәтләрендә киеренкелек булдырмауны тәэмин итүдә, ришвәтчелек, эш хакын вакытында түләмәү, бала хокукларын бозу кебек җинаятьләргә каршы көрәштә актив катнашабыз. Алдагы ел белән чагыштырганда районда җинаятьләр санының кимүе законлылык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча эзлекле алып барылган эшнең нәтиҗәсе, дип саныйм. Бу турыда соңрак район халкына газета аша тулырак җиткерербез.
2025 елда гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау, җәмгыятьтә гаделлекне тәэмин итүдә безнең алга куелган бурычларны тулысынча үтәрбез дип уйлыйм. Җинаятьчелекне киметү, коррупция, экстремизм һәм террорчылык кебек күренешләрне булдырмау өлкәсендә булган тәҗрибәгә таянып эш итәчәкбез.
Профессиональ бәйрәмебез алдыннан безнең өлкәдә хезмәт куйган ветераннарыбызга һәм хезмәттәшләремә тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәм, һәммәсенә дә сәламәтлек, уңышлар телим.
2025 ел район халкына тыныч тормыш, һәркемгә бәхет, сәламәтлек, барлык өлкәдә зур уңышлар алып килсен!
Илдар Гайнуллин,
Балтач районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев