Киров шәһәренеӊ суды шушы көннәрдә җирле автосервис эшчесенә үзенеӊ карарын чыгарды.
Киров шәһәренеӊ Беренче май районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, элек инде ирегеннән мәхрүм ителгән булган автосервис хезмәткәре ремонтка, дип китерелгән ВАЗ-21140 машинасын кискәләп, тимер кабул итү пунктына тапшыра. Моныӊ өчен алынган акчаларны үз кирәк-ярагына тота.
Бу гамәле өчен ир-ат 2 ел да 10 ай колониягә озатыла. Бу турыда «Вятка областная» сайты хәбәр итә.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев