Республикада ташламалы ипотека алучылар саны кимегән
Республикада июль аенда базар ипотекасы өлеше барлык бирелгән ипотеканың 45,1 процентын тәшкил иткән
«Домклик» тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан дәүләт ярдәменнән башка алынган кредитлар күләме буенча әйдәп бара торган төбәкләр исемлегенә кергән.
Шул ук вакытта ташламалы программалар, элеккечә үк, иң зур өлешне алып тора. Бездә кредитларның 54,9 проценты аларга туры килә. Ләкин узган айда мондый кредитлар 18,6 процентка кимегән.
Иң киң таралганы — «Гаилә ипотекасы». Татарстанда ул барлык ипотеканың 52 процентын алып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев