Россиядә 13 нче пенсия кертергә тәкъдим ителде
«Премиянең күләме уртача айлык хезмәт хакына тигез булырга тиеш, һәм мондый төзәтмәләрне без Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Россиядә 13 нче пенсия һәм хезмәт хакы кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Без ел саен өлкән яшьтәге барлык гражданнарга пенсионерның яшәү минимумының бер ярым күләмен түләргә тәкъдим иттек. 2025 елда бу – 22,8 мең тирәсе иде, хәзер – 24,4 мең сум. Мондый законны кабул итү өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның ачык мисалы булырга мөмкин», – диде Миронов.
«Без гражданнар мондый премиягә 1 майга – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә лаек дип саныйбыз. Аның күләме уртача айлык хезмәт хакына тигез булырга тиеш, һәм мондый төзәтмәләрне без Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев