Сабыйны үтергән өчен... 1 ел иреген чикләү
Октябрьский шәһәр суды 28 яшьлек кеше эше буенча хөкем карары чыгарды.
Бу хакта Башкортстан судларының Берләшкән матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Май аенда гаепләнүче, наркотик һәм алкоголь сөреме астында, кабызылган тәмәке белән өч атналык сабый яткан балалар караваты янына килгән. Тәмәке төпчегенең янып торган өлеше бала караватына төшкән. Караваттагы урын-җир, шар һәм баланың киеме яна башлаган...
Сабый өченче һәм дүртенче дәрәҗәдәге термик пешүләр ала һәм өч көннән соң дәваханәдә үлә.
Гаепләнүче тулысынча гаебен таныган һәм җинаять эшен суд тикшерүенең аерым тәртибендә карау турында үтенеч белдергән. Аны РФ Җинаять кодексының 109 мәддәсе буенча «саксызлык аркасында үлемгә китерү» буенча гаепле дип таныдылар һәм 1 елга иреген чикләүгә хөкем иттеләр. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Автор:Резеда Галикәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев