Салгансың икән, такси чакырт
Кеше һәм закон

Салгансың икән, такси чакырт

Районда җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен хокук сакчылары тарафыннан атна саен дистәләп беркетмә төзелә һәм исерек килеш җәмәгать урыннарына чыккан өчен төзелгәннәре дә шактый.

«Өс-башы таушалган, айкалып-чайкалып йөргән исерек кеше җәмәгать тәртибен боза дип санала. Исеректән балаларга, гомумән, гражданнарга куркыныч янамый дип кем гарантия бирә ала?
Кеше бәйрәм уңаеннан гына бераз төшереп алган икән, хәленә керәбез анысы. Салганнарга, гомумән, өеңә такси белән кайт - проблема булмас, дип киңәш итәм», - ди полиция начальнигы Илдар Усманов. Бигрәк тә Яңа ел каникуллары җиткәндә бу киңәш бик урьнлы.
Фото:http://www.yaplakal.com/forum2/topic829584.html

250

Нет комментариев