Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстан Республикасында 4 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларны һәм студентларны тәрбияләгән өчен пенсиягә өстәмә акча ала

18 яшьтән өлкәнрәк студент балага тиешле билгеләнгән түләүне арттыруны рәсмиләштерү өчен уку йортыннан көндезге уку бүлегендә укуы һәм уку срогы күрсәтелгән белешмә кирәк

Иждивениедә балигъ булмаган  яки мәгариф оешмаларының көндезге бүлекләрендә  белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә арттырылган  теркәлгән түләү алырга  хокуклы. Татарстан Республикасында мондый югары пенсияне инде 4 724 кеше ала.      

Арттырылган пенсия  бала 18 яшькә җиткәнче  бирелә. Бала мәгариф учреждениесенең көндезге бүлегендә  укыган очракта, түләү  23 яшькә кадәр арттырыла. Укуны  читтән торып, кичке яки дистанцион формага күчергәндә, теркәлгән түләү күләме арттыруны исәпкә алмыйча билгеләнә.

2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенең теркәлгән түләү күләме бер балага         3 194,90сум, ике балага-6 389,80 сум,  өч һәм аннан да күбрәк балага 9 584, 69 сум тәшкил итә. Өстәмә түләү эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләргә дә билгеләнә (эшләүчеләр өчен индексация исәпкә алынмый).

       

18 яшьтән өлкәнрәк студент балага тиешле билгеләнгән түләүне арттыруны рәсмиләштерү өчен уку йортыннан көндезге уку бүлегендә укуы һәм уку срогы күрсәтелгән белешмә кирәк. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм табыш ала икән, аның ата-ана тәрбиясендә булу фактын исбатларга кирәк булачак. Моның өчен өстәмә рәвештә ата-ананың һәм студент баланың керемнәрен раслый торган документларны  тапшырыру зарур.

         

"Балаларны тәрбияләгән өчен кабат исәпләү күпчелек очракта пенсионер гаризасы буенча эшләнә. Әмма балалары 2024 елның 1 гыйнварыннан соң туган ата-аналар өчен пенсияләр  ЗАГСның бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча гамәлгә ашырыла. Димәк, пенсионерлар клиент хезмәтләренә  мөрәҗәгать итмичә, белешмәләр җыймыйча һәм чиратларда тормыйча да арттырылган пенсия  ала», - дип өстәде Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев