Татарстанда шәһәр читендәге күчемсез милек төзелешенә ташламалар артачак
Кеше һәм закон

Татарстанда шәһәр читендәге күчемсез милек төзелешенә ташламалар артачак

Россиядә ел ахырына кадәр шәхси йортлар төзү өчен яңа ташламалы ипотека эшли башлаячак.

Йортларга ташламалы ипотека 1 декабрьгә кадәр барлыкка киләчәк

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Банкы белән берлектә, 1 декабрьгә кадәр шәхси торак төзелеше объектларын сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека (ИЖС) эшләргә кушты. Шул ук вакытта индивидуаль торак йортларның типлаштырылган (стандартлаштырылган) проектларын куллану күздә тотыла.

Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина мондый банк продукты кирәк, дип хәбәр итте. Әмма банкларга ипотеканы типлаштырылган проектларга бирү җиңелрәк булачак-бу аларны анализлауга чыгымнарны киметәчәк. РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Путинга быел проектның төгәл эшләячәге турында хәбәр итте.

Фото: Михаил Захаров


ипотека

Нет комментариев