Әтисенә аена 150 меӊ сум пенсия билгеләгән
Кеше һәм закон

Әтисенә аена 150 меӊ сум пенсия билгеләгән

Кемнең кулында, шуның авызында ди... Воронеж өлкәсенеӊ бер районында Россия Пенсия фонды бүлегенеӊ элекеге җитәкчесе үзенеӊ әтисенә бер айга уртача 150 меӊ сум пенсия билгеләгән.

Фонд бүлегенеӊ техник программасына үзгәрешләр кертеп, ике елга якын түләнгән пенсия күләме 3 миллион 500 меӊ сумнан артып киткән. Хәзерге вакытта китерелгән зыян капланган, әмма шуӊа да карамастан бу хатын җинаять җаваплылыгына тартылачак, дип яза Лента.ру сайты.

 

Фото: pixabay.com/ru


җинаять

Нет комментариев