Сак булырга кирәк, хуҗалыклардан трактор арбаларын урлау очраклары теркәлә башлады.
Район үзәгеннән шактый ерак авылларның берсендә шәхси хуҗалыктан трактор арбасын урлаганнар. Әлеге авыл күрше Киров өлкәсе белән чиктәш булганлыктан, шул җирлек караклары эше дигән шик бар. Әлегә угрылар тотылмаган. Шуңа да сак булсак иде. Арба ише әйберләрне ябулы урыннарда сакласак, үзебезгә үк тыныч булыр, җәмәгать.
Нет комментариев